Баш бит Сораулар һәм җаваплар Элемтәләр
/ Теркәлү
Яңа татар пьесасы 2020
Цена за секцию
0

Августның беренче атнасы дәвамында лабораториядә катнашучылар заманча драматургия һәм пьеса язу нигезләре буенча интенсив белем алу курсы узачак, кыйммәтле практик киңәшләр һәм теоретик белемнәр алачак.

Практик лекция блогы Михаил Дурненков һәм Юлия Тупикинаның төркем һәм индивидуаль авторлык тренингларыннан тора. Тренинглар барышында педагоглар катнашучыларны төп драматик алымнарга өйрәтәчәк - иҗади потенциалны, актуаль темаларга концентрацияне уятучы кечкенә сәхнәләр һәм эскизлар язудан башлап тулы канлы пьесаны планлаштыруга кадәр. Ркаил Зәйдулла хәзерге заман тематикасына багышланган һәм тарихи пьесалар, инсценировкалар иҗат итү тәҗрибәсе белән уртаклашачак. Нияз Игъламов драманың структурасы һәм композициясе буенча кыска лекцияләр курсын укыячак, хәзерге заман драматургиясенең төрләре, жанрлары һәм стильләре турында сөйләячәк.

Белем бирү интенсивы тәмамлангач, катнашучылар ике төркемгә бүленә. Һәр төркем белән бер Россия һәм бер Татарстан педагогы шөгыльләнәчәк. 15 августтан 1 ноябрьгә кадәр лабораториядә катнашучылар остазлар җитәкчелегендә үз пьесаларын язачаклар. Педагоглар шәхси онлайн-консультацияләр аша ярдәм итәчәк. Рус телле педагоглар белән кире элемтә уңайлы булсын өчен пьесалар ике вариантта - рус һәм татар телләрендә язылачак. Кайбер очракларда М.Дурненков һәм Ю.Тупикина рус телендә язылган синопсислар белән эшләргә мөмкин, ә ахыргы әдәби редакция татар телле педагоглар ярдәме белән гамәлгә ашырылачак. Педагогларның парлары арасында шулай ук һәр пьеса буенча даими фикер алышу булачак. Нәтиҗәдә, катнашучылар 2020 елның 1 ноябренә кадәр татар телендә язылган бер пьеса тапшырырга тиеш булачак.

Декабрь аенда Лабораториянең иң яхшы пьесаларын уку оештырылачак. Пьесалар саны чикләнмәгән, лаеклы дип танылган барлык текстлар укылачак.

Тулы күрсәтү
Олжас Ерденович Жанайдаров

Г.В.Плеханов исемендәге Россия икътисад академиясен тәмамлаганнан соң Александр Молчанов сценар остаханәсендә белем ала.

Драматург, сценарист, укытучы. “Любимовка” яшь драматургия фестиваленең арт-директоры. “Драма.KZ” заманча казах драматургиясе фестивале җитәкчесе. “Яшь язучылар өчен драматургия” һәм “Бер ай эчендә пьеса” дип аталган драматургия буенча онлайн-курслар алып бара.

“Евразия”, “Любимовка”, “Первая читка”, “Свободный театр”, “Действующие лица” һәм башка күп кенә халыкара һәм милли драматургия бәйгеләре җиңүчесе. “Драматургия” номинациясендә “Дебют” бәйсез әдәби премиясе финалисты. “Драматургның иң яхшы эше” номинациясендә “Алтын битлек” милли театр премиясе номинанты.

Пьесалары инглиз, немец, француз, поляк, чех, төрек, монгол һәм башка телләргә тәрҗемә ителгән. Мәскәү, Санкт-Петербург, Уфа, Новосибирск, Екатеринбург, Чиләбе, Әстерхан, Улан-Удэ, Петропавловск, Алмата, Астана һәм башка шәһәр театрларында сәхнәләштерелә.

Шулай ук Константин Жаров әдәби тәхәллүсе астында басыла.

Тулы күрсәтү
2 Августа
18:00 – 22:30
Яңа татар пьесасы 2020
Ркаил Рафаил улы Зәйдуллин

Татар язучысы, шагыйрь, прозаик публицист һәм драматург. Муса Җәлил исемендәге (1990), Габдулла Тукай исемендәге (2010) Дәүләт премияләре лауреаты. 1996 елдан Татар ПЕН-үзәге әгъзасы. Татарстанның халык язучысы (2019).

1979 елда Казан университетының татар теле һәм әдәбияты бүлегенә укырга керә. Университетның соңгы курсларында укыган чакта ук республика яшьләр газетасы «Татарстан яшьләре» белән хезмәттәшлек итә башлый. 1985 - 1989 елларда «Яшь ленинчы» газетасында, аннары янәдән «Татарстан яшьләре» газетасы редакциясендә хезмәт юлын дәвам иттерә. 1989 – 2009 елларда «Идел» журналының бүлек мөхәррире хезмәтендә. 2009 елдан Татарстан Язучылар берлегендә әдәби консультант. «Кояшлы күзләр» (1984), «Күрәзә» (1988), «Урыс кышын озату» (1993), «Мәгарә» (2005) исемле шигъри җыентыклар авторы. Тарихи темага багышланган «Тимер Буга», «Тәңре кылычы», «Хан һәм шагыйрь», «Шаһгали» һ.б. әсәрләре бар. Драматургия өлкәсендә әдипнең беренче зур уңышы – «Саташкан сандугач» драмасы. Әлеге пьеса 2001 елда Татар академия театрында режиссер Марсель Сәлимҗанов тарафыннан сәхнәләштерелә. Пьесалары: «Хөкемдар» («Яңа татар пьесасы» конкурсының 2 премиясе, 2003), «Соңгы татар», «Пачпортлы Шүрәле», «Ашина», «Татарча өйләнү» («Яңа татар пьесасы» конкурсының 3 премиясе, 2009), «И минем яктыртучым» («Яңа татар пьесасы» конкурсының 2 премиясе, 2011), «Бүре җиләге» һ.б. Хәзерге вакытта аның әсәрләре буенча спектакльләр Оренбург татар драма, Г.Кариев исемендәге Казан татар яшь тамашачылар, «Әкият» курчак, Буа дәүләт драма һ.б. театрларда бара. 2011 елда Татар академия театрында режиссер И.Зәйниев тарафыннан «Үлеп яратты» пьесасы сәхнәләштерелә. 2014 елда драма әсәрләре җыентыгы дөнья күрде.

Р. Зәйдулланың әсәрләре, инглиз, төрек, үзбәк, урыс һәм чуаш телләренә тәрҗемә ителеп, төрле басмаларда дөнья күргән. Шулай ук аның башка телләрдән татарчага үз шигъри тәрҗемәләре дә байтак кына.

Тулы күрсәтү
3 Августа
18:00 – 22:30
Яңа татар пьесасы 2020
Юлия Владимировна Тупикина

Красноярск дәүләт университетының журналистика факультетын тәмамлый. Әдәби иҗат белән 2009 елда шөгыльләнә башлый.

2010 елда Сценаристлар һәм режиссерларның югары курсларында (ВКСР) Олег Дорман һәм Людмила Голубкина кинодраматургия остахәнәсендә белем ала.

«Первая читка», «Действующие лица», «Маленькая премьера», «Волошинский конкурс», «Омская лаборатория» һ.б. драматургия конкурслары җиңүчесе. Николай Коляданың «Евразия» халыкара драматурглар конкурсының беренче премиясе иясе, «Алтын битлек» премиясе финалисты.

2016 елда «Вдох-выдох» пьесасы «Кульминация» конкурсында «Ел пьесасы» исеменә лаек була.

2018 елда Ю.Тупикина сценариясе буенча (автордаш) Алексей Герман (кече) куелышында «Довлатов» фильмы дөнья күрә. Фильм Берлин кинофестивалендә «Berliner Morgenpost» газетасы призына һәм «Көмеш Аю» премияләренә лаек була.

Тупикинаның пьесалары Россия һәм чит илләрдә: Мәскәү, Санкт-Петербург, Киев, Варшава, Нью-Йорк, Екатеринбург, Киров, Прокопьевск, Саратов, Казан (Кариев театры) һәм башка бик күп шәһәрләрдә сәхнәләштерелә. Танылган театр һәм кино режиссерлары: Алексей Герман (кече), Дмитрий Брусникин, Марина Брусникина, Николай Коляда, Олег Липовецкий белән хезмәттәшлек итә.

Пьесалары инглиз, поляк һәм алман телләренә тәрҗемә ителгән.

Театраль хәрәкәттә актив катнаша, лекцияләр, мастер-класслар үткәрә.

Тулы күрсәтү
3 Августа
18:00 – 22:30
Яңа татар пьесасы 2020
Нияз Рәүф улы Игъламов

Нияз Игъламов (Казан)

Театр тәнкыйтьчесе, Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театрының әдәби бүлек мөдире, Төрки халыкларының «Нәүрүз» Халыка театр фестивале, «БУА: диалог мәйданы» Халыкара театр фестивале һәм «Һөнәр» Бөтенроссия яшь режиссерлар фестиваленең программа директоры; «Алтын Битлек» Бөтенроссия Милли театр Премиясенең экспертлар киңәшмәсе әгъзасы, «Тантана» («Триумф») республика театраль премиясе жюри әгъзасы; «Яңа татар пьесасы», «Любимовка», «Ремарка», «Продвижение» драматургия фестивальләре һәм бәйгеләре ридеры (эксперты); «Сәхнә» журналы редактор-консультанты, республика басма һәм интернет матбугатының даими авторы.

Тулы күрсәтү
3 Августа
18:00 – 22:30
Яңа татар пьесасы 2020